Шәһәр яны урманчылыгының кишәрлек урманчысы Марс Мусин «Биосфера» мәктәп-лагерендә катнашучылар белән очрашкан

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Биектау кишәрлеге урманчысы Марс Мусин «Биосфера» республика экологик лагерендә катнашучылар белән очрашкан. Очрашу барышында Марс Мусин балаларга Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләгән. Шулай ук ул республиканың урманнар белән каплану дәрәҗәсе, урман янгыннарының төп сәбәпләре, урман профиленә кагылышлы һөнәрләр һ.б. кагылышлы сорауларга җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез, «Биосфера» республика экологик лагерь-мәктәбенең XXVII сменасы Казан шәһәренең «Дуслык» балалар белем-савыктыру үзәге базасында уза. Сменада табигать белеме белән мавыккан һәм экология буенча олимпиадаларда югары уңышларга ирешкән укучылар катнаша. Быел биредә Казан, Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Кукмара, Азнакай, Биектау, Зеленодольск, Арча һәм Тәтеш муниципаль районнарыннан 60 артык бала җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International