В.И. Вернадский исемендәге XIX Илкүләм экология премиясе конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

В.И. Вернадский исемендәге XIX Илкүләм экология премиясе конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурста физик һәм юридик затларның (Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән), физик затлар төркемнәренең (авторлык коллективларының), дәүләт структураларының проектлары катнаша ала. Физик затлар төркеме 10 кешедән артмаска тиеш. Бер катнашучыдан бер проект кабул ителә.

Конкурс тугыз номинациядә үткәрелә:

- «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә фән»;

– «Тотрыклы энергия»;

– «Тотрыклы җитештерү һәм куллану»;

– «Тотрыклы шәһәрләр»;

– «Экосистемаларны һәм биологик төрлелекне саклау»;

– «Тотрыклы үсешкә юл буларак – агарту»;

- «Стартап: югары уку йортлары, сәнәгать өчен инновацияләр булдыру үзәкләре»;

– «Массакүләм мәгълүмат чараларының тотрыклы үсешкә керткән өлеше»;

– «Балалар-яшүсмерләр өчен экология премиясе» (6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен).

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International