«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 14 августында Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнарында янгын куркынычының югары классы көтелә. Шулай итеп, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спас, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Лениногорск, Чүпрәле, Буа районнарында янгын чыгу куркынычының IV классы, Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнарында V классы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 02.08.2021 ел, № 671 карары нигезендә, Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуы һәм аларга транспорт чаралары белән керү 2 августтан башлап 21 календарь көнгә кадәр чикләнелгән. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
Татарстан урманнарында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Космостан, авиация ярдәмендә һәм җир өслегендә янгыннар буенча мониторинг алып барыла.