«Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре яшь үсентеләрне карау эшләрен төгәлләгән. «Агачларның үсеш шартларын яхшырту өчен яктырту һәм чистарту кебек чаралар үткәрдек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров. – План нигезендә, эшләр 54 гектар мәйданда башкарылды».
13 августка Татарстанда 1 мең гектарда яшь үсентеләр арасында тәрбияви кисүләр уздырылган. Республиканың Буа, Кызыл Йолдыз һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары белгечләре эшнең югары темпларын күрсәтә.