Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, әлеге эшләр быелның 16 августына 8,3 мең гектар мәйданда (гомуми планның 58%) башкарылган.

Республиканың Кайбыч, Кызыл Йолдыз, Минзәлә һәм Норлат урман хуҗалыклары хезмәткәрләре башкарылган эш күләме буенча алдынгылар исәбендә.

Исегезгә төшерәбез, урман культураларын агротехник карау эшләре - туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга һ.б. юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау эшләренең ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International