12-16 август көннәрендә Биләр шәһәрендә студентларның «LIGA FORUM» белем бирү форумының «PROFESSIONALS» сменасы булып узган. Анда илнең 9 төбәгеннән урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, шул исәптән «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары Артем Козырев һәм Антон Поляков та катнашкан.
Форумның белем бирү программасы 7 тректан торган: идарәчеләр академиясе, проектлар остаханәсе, креатив лаборатория, контент территориясе, арт-киңлек, ачышлар киңлеге, актив тирәлек. Һәр трек форумның төп вектор үсешенә, ягъни белем бирү йортларындагы үзидарәне нәтиҗәле итү өчен шәхси компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән.
PROFESSIONALS сменасында Татарстан Республикасының һәм Россиянең дәүләт хакимияте һәм эшкуарлык органнары вәкилләре, танылган спортчылар, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре спикерлар сыйфатында катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, студентларның «LIGA FORUM» белем бирү форумын оештыручы – ТР Яшьләр эшләре минстрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылучы «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы. Быел форум өч сменага бүленеп үткәрелә: «PROFESSIONALS» (12-16 август), «UNIVERSITIES» (18-22 август) һәм «ACCELERATOR» (24-28 август).