ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Равил Кузюров эш сәфәре белән Әлки муниципаль районында булды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш сәфәре белән Әлки муниципаль районында булды. Ул анда Татар Борнае һәм Чуваш Борнае авылларында узган халык җыеннарында катнашты.

Халык җыеннарында муниципаль районның, Чуваш Борнае авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм киләчәккә куелган бурычлар турында фикер алыштылар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Равил Кузюров үзенең чыгышында соңгы елларда республика үсешенең төп юнәлешләре буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Алар федераль һәм республика программаларында, социаль сәясәт өстенлекләрендә һ.б. гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International