21-24 сентябрь көннәрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы узачак. Чараны «Казан Экспо» ХКҮ катнаш (офлайн + онлайн) форматта үткәрү планлаштырыла.
Форумга югары технологияләр өлкәсендәге актуаль сорауларга җавап эзләүче берничә йөз эксперт җыелачак. Оештыручылар 2021 елда чараның 10 тематик юнәлешен тәкъдим итте. Болар түбәндәгеләр: «Интеллектуаль транспорт системалары», «Вәзгыять үзәкләре», «Цифрлы индустрия 4.0», «Финанс технологияләре экосистемасы», «Киберкуркынычсызлык», «Бизнеска үтеп кергән инновацияләр», «Белем бирү өлкәсендә цифрлы технологияләр», «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр», «Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр» һәм «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Мәйданчыкта катнашучыларны панельле дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, IT сферасындагы дөнья проектлары күргәзмәләре, төрле курслар һ.б. көтә.
Узган ел Kazan Digital Week форумы яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында беренче тапкыр онлайн форматта үткәрелде. Анда 74 илдән 28 мең кеше катнашкан.