Бүген ТР Урман хуҗалыгы минстрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында видеоконференция режимында «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе - хезмәт өлкәсендә иҗтимагый партнерлар» республика бәйгесенең комиссия утырышы булды. Анда Министрлык эшләре белән идарә итүче Эльмира Шаһаева, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева, милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев һ.б. катнашты.
Утырыш барышында бәйгедә катнашучылар, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең һөнәри берлек вәкилләре һөнәри берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тасвирлаучы презентацияләр тәкъдим итте. Алар үткәрелгән чаралар, гамәлгә ашырылган социаль ярдәм чаралары һ.б. турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар арасында уздырылучы «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә иҗтимагый партнерлар» республика бәйгесен оештыручы – РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы. Бәйгегә гаризалар 2021 елның 28 июленә кадәр кабул ителгән. Катнашу өчен гариза, беренчел һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат картасы, «Һөнәри берлек – профессионаллар берләшмәсе» темасына видеоролик һәм башка документлар тәкъдим итәргә кирәк булган. Бәйгегә нәтиҗәләр быелның 20 августында ясалыр дип көтелә.