Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш сәфәре белән Чирмешән муниципаль районына барды. Сәфәрнең максаты - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән танышу. Объектларда аны муниципаль район башлыгы Фердинант Дәүләтшин, ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин һәм ТР «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков озатып йөрде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Равил Кузюров, килеп җитү белән, ТР «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылган бинаны карады. Биредә быел республика программасы буенча эчке бизәкләү эшләре башкарылды, җилләтү һәм электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелде, дип сөйләделәр.

Аннан соң министр ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә кысаларында урманнарны саклау һәм торгызу буенча 2021 елның 7 аенда башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, Равил Кузюров урман хуҗалыгы белгечләренә товар продукциясен, шул исәптән, агач материалларын җитештерүне көчәйтергә һәм дәүләт йөкләмәсе нигезендә санитар-савыктыру чараларының үтәлешен тәэмин итәргә кушты.

Аннары министр ТР «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ базис урман питомнигында булды һәм Чирмешән урманчылыгының Казан кишәрлегенең 11 кварталында башкарылган урман культураларын агротехник карау эшләренә бәя бирде. Урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков хәбәр итүенчә, әлеге чаралар бүгенге көнгә 259 гектар мәйданда (планның 93%) башкарылган.

Эш сәфәре ахырында Равил Кузюров Чирмешән урманчылыгы Якты Тау кишәрлегенең 44 кварталында утыртылган урман культураларының сыйфатын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International