Бүген Министрлыкта Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы буенча хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча икенче урман корылышы киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Лубян урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Фәрдус Хәбибрахманов, «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Федоров һ.б. катнашты.
Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, дәүләт контракты буенча «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы тарафыннан Лубян урманчылыгының урман фонды җирләрендә урман корылышы һәм урманнарны таксацияләү буенча кыр һәм камераль эшләр тәмамланды, дип хәбәр итте. «Бу эшләрнең һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны проектлауның нәтиҗәләре турында фикер алышырга кирәк», – диде ул.
Алга таба «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, урманнарны төзекләндерү барышында урманнарны таксацияләү беренче таксация разряды буенча күз үлчәме ысулы белән башкарылган. Лубян урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 13022 гектар тәшкил итә. Урманчылык территориясендә төбәк әһәмиятендәге «Лубян елгасы» табигать һәйкәле бар.
Газинур Камалетдинов шулай ук урман культураларының торышы һәм киләсе чорга проектлана торган чараларга да җентекләп тукталды.
Шуннан соң Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең күләмнәре турында фикер алыштылар.