«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар кишәрлекләрендә урнашкан базислы урман питомникларында сезонлы эшләр башкара. «Шушы көннәрдә генә иенке каеннарны – альтернариозга каршы һәм сабаклы имәннәрне аксыл чык гөмбәләренә каршы сиптереп чыктык», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов.
«Байзафон кебек препаратны кулландык. Сиптерү эшләренең мәйданы 0,25 гектарга җитте, барлыгы 6 кеше эшли», – диде Сергей Кузнецов.