Равил Кузюров Тәтеш муниципаль районында эш визиты белән булды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Тәтеш урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде. Объектларны караганда аны муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Рәис Хәлитов озата йөрде.

Килеп җитү белән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Тәтеш кишәрлегенең 19 нчы кварталында башкарылган урман культураларын агротехник карау эшләренең сыйфатын тикшерде һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карап чыкты. Рәис Хәлитов сөйләп узганча, питомникның мәйданы 3,5 гектар тәшкил итә, быел биредә 0,9 гектарда нарат, каен һәм имән орлыклары чәчелгән.

Шуннан соң Равил Кузюров «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективлары җыелышын үткәрде. Доклад белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

Шулай ук утырыш барышында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм урманнарда янгын куркынычы янаган чорны уздырып җибәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Министр белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International