Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара. Девятернә кишәрлеге урманчысы Ирек Камаев, Кызыл Наратлык һәм Шәршәде кишәрлекләренең урман осталары Артур Сөйләманов һәм Миндар Галиев җәмәгать урыннарында мәгълүмат кәгазьләре элгән һәм Әгерҗе муниципаль районы торак пунктларында яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәргән.

Очрашу кысаларында белгечләр гражданнарга Татарстан Республикасында урман янгыннарының хәзерге торышы, гражданнарның урманнарга керүен чикләү режимы турында сөйләгән, урманнардагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган очракта нинди җаваплылык чаралары кулланылуын искәртеп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International