ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында узган «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе - хезмәт өлкәсендә иҗтимагый партнерлар»

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында узган «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә иҗтимагый партнерлар» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы әлеге конкурсның оештыручысы булып тора. Бәйге проектлары быелның 28 июленә кадәр кабул ителгән. Катнашу өчен гариза, беренчел һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат картасы, «Һөнәри берлек - профессионаллар берләшмәсе» темасына видеоролик һәм башка документлар тәкъдим итәргә кирәк булган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, 1 нче урынга ТР «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ (җитәкче-урманчысы – Наил Абдуллин, беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе – Нәфисә Шәрипова), 2 нче урынга ТР «Нурлат урманчылыгы» ДКУ (җитәкче-урманчысы – Рөстәм Галиев, һөнәри берлек рәисе – Илдар Йосыпов), 3 нче урынга ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ (җитәкче-урманчысы – Ранил Рәхмәтуллин, һөнәри берлек рәисе – Виктор Зайкин) лаек булган. Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы быелның сентябрендә булыр дип көтелә.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International