27-29 октябрь көннәрендә Мәскәүдә экологик белем бирү буенча VII «Мәгариф-2030. Укырга. Эшләп карарга. Гамәл кылырга» россиякүләм конференциясе узачак. Аны оештыручы – В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд.
Конференция мәгълүмат технологияләрен кулланып, турыдан-туры һәм читтән торып гамәлгә ашырылачак.
Анда катнашу өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре, мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмаларының мөгаллим хезмәткәрләре, экологик белем бирү өлкәсендәге белгечләр, шулай ук фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге, иҗтимагый һәм экологик оешмалар вәкилләре чакырыла.
Чара кысаларында 2030 елга кадәр ЮНЕСКОның «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәгариф» юл картасында Россия мәгариф системасының бурычлары, экологик белем бирү һәм агарту сыйфатын күтәрүнең инновация тәҗрибәсе, Россия Федерациясенең экологик үсеш өлкәсендәге дәүләт фәнни-техник сәясәтен тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләү һ.б. каралачак.
Тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтта танышырга мөмкин:http://www.vernadsky.ru.