2021 ел башыннан бирле Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 970 мөрәҗәгать алынган

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу яки янгын очрагы турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 55 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 7 – янгын очраклары,  27 – консультация хезмәтләре күрсәтү буенча.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 112 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 803 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International