Лениногорск урманчылыгының Иске Куак кишәрлеге территориясендә ликвидсыз агачларны җыю эше дәвам итә

2021 елның 20 августы, җомга

Лениногорск урманчылыгы урман фонды территориясендә ликвидсыз агачларны җыю эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта Иске Куак кишәрлегендә 7 кеше эшли», – дип сөйләде «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Рөстәм Габидуллин.

Аның сүзләренә караганда, быел Лениногорск урманчылыгы территориясендә барлыгы 70 га мәйданда ликвидсыз агачларны җыю эшләре башкарылачак.

Белешмә өчен. Ликвид булмаган агач – черү аркасында зарарлануы, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.  Беренче чиратта, эшләр махсус сакланучы кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларында һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International