Ары урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сентябрь азагында урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарачак

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре сентябрь азагында 15 га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарачак. «Эшләрнең бер өлеше 2 теплицада үстерелгән утырту материалы ярдәмендә башкарылачак, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Быел без орлыкларны май башында чәчтек, аннан соң минераль ашлама керттек һәм үсемлекләрне авырулардан саклау буенча чаралар комплексы үткәрдек. Чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре теплицаларда калачак, ә каенны инде күчереп утыртырга була».

Шулай ук Республиканың Арча, Әлки, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама, Кызыл Йолдыз һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә теплицаларда утырту материалы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International