Быелның 13 сентябреннән 4 октябренә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә 1-9 нчы сыйныф укучылары экология буенча онлайн-олимпиадада үз белемнәрен сынап карый алачак.
Катнашу өчен укучыларга компьютер яки заманча браузер һәм Интернетка чыгу өчен планшет булуы да җитә. Биремнәрне уңышлы хәл итү өчен мәктәп программасын тирәнтен белү кирәкми, бу исә һәр катнашучы өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итә.
Конкурс «Экология» илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм үсеп килүче яшь буынның экологик фикерләвен, экологик аңын үстерү, шулай ук экология проблемаларына укучыларны гына түгел, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны да җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Мәгърифәтчелек инициативасын «Илкүләм приоритетлар» АКО белән берлектә Учи.ру онлайн белем платформасы гамәлгә ашыра.
Олимпиада сайтына сылтама – https://ecology.uchi.ru/.