«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 24 августында республиканың күпчелек территориясендә янгын чыгу куркынычының – IV, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Кайбыч, Апас, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Актаныш, Тукай районнары территориясендә V классы көтелә.
Хәзерге вакытта Татарстанда урман янгыннарын сүндерү буенча 25 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.
Статистика мәгълүматларына караганда, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча кичекмәстән хәбәр итүегез сорала.