Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстанның Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино һәм Биектау кишәрлекләренә караган урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклаган һәм әлеге урыннарны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 5 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Санкцияләнмәгән чүплекләр экологиягә зыян салуы белән берлектә янгын чыгару куркынычы белән яныйлар. Без ел буе шундый эшләр башкарабыз. Мисал өчен, быел Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән 120 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды», – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International