Лубян урман-техника көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Лубян урман-техника көллиятендә яңа уку елына әзерләнәләр.

«Быел көллияттә 1 нче тулай торакны, уку остаханәләрен ремонтлау, 2 нче, 3нче тулай торакларны тышкы ягыннан җылыту, уку йорты һәм стадион территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Хәзерге вакытта Белем көненә багышланган тантаналы линейкага әзерлек эшләре алып барыла. Чарага Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Кукмара муниципаль районы хакимияте вәкилләре чакырылачак.

«2019-2020 уку елындагы кебек үк, көллияттә уку процессы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең санитар-эпидемиологик кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы таләпләре нигезендә оештырылачак, – дип өстәде Рим Фәхразыев. – Шул исәптән бу биналарны җентекләп җыештыру һәм йогышсызландыру, тән температурасын үлчәү, хезмәткәрләр өчен антисептик чаралар һәм битлекләр булдыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International