Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре дәвам итә. Әйтик, «Әгерҗе урманчылыгының Девәтернә кишәрлегендә участок урманчысы Ирек Камаев Девәтернә авыл җирлеге гражданнары җыенында әлеге темага доклад белән чыгыш ясаган.
Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән. «Тәүлек буе кизү тору, урман фонды җирләренә патрульлек итү оештырылды. Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үтәлә», – дип хәбәр иткән Ирек Камаев.
Соңыннан участок урманчысы урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узган.