Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы тапшырыла. Чираттагы чара кичә, 25 августта, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ бинасында узган.
Бүләкләрне тапшырганда, җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин балаларга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф һәм укуларында уңышлар теләгән.
«Белем юлы гел шома гына булмый, әмма сәяхәтнең кыйммәтлерәк һәм кызыклырак булуы да шуңа бәйле. Яңа уку елы сезгә күп шатлык, яңа идеяләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм тәэсирләр алып килсен», – дигән ул.
Шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын «Аксубай урманчылыгы» ДКУ кадрлар белгече, һөнәри берлек рәисе Наталья Альдиванова да котлаган.
«Әлеге инициатива Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары һөнәри берлекләре ярдәмендә тормышка ашырыла, – дип аңлата Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева. – Канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын алучылар арасында авыр тормыш хәлендә калган балалар да бар. Җыелмалар барлыгы 77 балага биреләчәк».