Рослесхоз мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча россиякүләм киңәшмә уздырачак

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 сентябрендә, 10.00 сәгатьтә дистанцион форматта мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазлары, урман хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Россиякүләм киңәшмә узачак.

Утырышта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, мәктәп урманчылыклары белән эшләү өчен җаваплы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак. Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча актуаль мәсьәләләр яктыртылачак, шул исәптән, ведомствоара бәйләнешнең, финанслауның, остазлык һәм гамәли эшчәнлекнең уңай төбәк тәҗрибәсе дә игътибарга алыначак.

Рослесхоз мәктәп урманчылыклары белән эшләү өчен җаваплы региональ башкарма хакимият органнары вәкилләрен, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазларын әлеге киңәшмәдә катнашырга чакыра. Моның өчен түбәндәге сылтама буенча электрон теркәлү формасын (кушымта) тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScx9uhNMjvtMrlDHcFUH_FGNTWQMfPgPhfAzIqot66Fz9rWGw/viewform. Утырышка кушылу өчен сылтама һәм аның программасы быелның 3 сентябрендә Рослесхозның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Өстәмә мәгълүматны 8 499 230 85 34 телефоны буенча алырга мөмкин (Редькина Елена Анатольевна, Рослесхозның Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе, e-mail: redkina.ea@rosleshoz.gov.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International