Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Мамадыш муниципаль районында эш визиты белән булды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды. Анда ул Министрлыкка караган оешмалар эшчәнлеге белән танышты.

Килеп җитү белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Мамадыш урманчылыгының Келәүш кишәрлегендәге 84 һәм 81 кварталларда урнашкан «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларын карады. Җитәкче-урманчы Әхәт Хәсәнов быел питомникларда 1,1 га мәйданда (планның 138%) орлык чәчү эшләре башкарылды, дип сөйләде.

Шулай ук Илгизәр Зарипов Мамадыш урманчылыгының Комазан кишәрлегендәге 9 нчы кварталда утыртылган урман культураларының сыйфатын бәяләде.

Аннан соң министрның беренче урынбасары «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының быелның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Әхәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел урманчылык территориясендә 110 га мәйданда – урманнарны торгызу, 12,8 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 248 га – урман культураларын агротехник карау, 210 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылган. Моннан тыш, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 89 кг орлыгы әзерләнгән.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 159,5 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 111 км булган киртәләр карап чыгылган.

Докладны тыңлаганнан соң, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде. «Кичә, 25 августта, гражданнар өчен урманнарга баруны тыя торган чираттагы чикләү кертелде, – дип билгеләп үтте ул. – Урман фонды җирләренә патрульлек итүне һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен дәвам иттерүегезне сорыйм».

Аннары Илгизәр Зарипов Кама урманчылыгының Кама кишәрлегендәге 5 нче кварталда утыртылган урман культураларының сыйфатын тикшерде. Җитәкче-урманчы Альберт Шамилов һәм урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгъминов аңлатмалар биреп барды.

Шулай ук министрның беренче урынбасары Кама урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады һәм быелның 8 аенда оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Кама урман хуҗалыгы мәдәният йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International