Быелның 28 августында Мамадыш шәһәренең «Яшьлек» скверында соңгы экологик бәйрәм узачак, аны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә. Әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.
Чарада төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Шулай ук иҗтимагый экологик берләшмәләрнең эшчәнлеге, экологик агарту һәм табигатьне саклау өлкәсендә тормышка ашырыла торган социаль проектлар белән дә танышырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерик, экологик бәйрәмнәр – алар төрле яшьтәге аудиторияләр өчен исәпләнгән интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасы. Программаның төп темалары: әйләнә-тирә мохитне саклау, республиканың табигый мирасы, хайваннарны саклау, чүп-чарны аерым җыю һәм аны эшкәртү.
Тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: https://budetchisto.tatar.