Бу атнада Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Мюд, Яңа Кармәт, Иске Тимошкино һәм Яңа Аксубай авыл җирлекләре гражданнары җыеннары узды. Аларда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны барышы турында доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында җитәкче-урманчы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эшләргә тукталган һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. Әйтик, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шулай ук Андрей Ильмухин гражданнарга урманнарга баруны һәм аларга транспорт чаралары белән үтеп керүне чикләү режимының да гамәлдә булуы турында хәбәр итте. «Бу режим урманнарда янгын куркынычының югары классына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 25 августындагы 780 номерлы карары нигезендә кертелде һәм 14 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Чикләүләр урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән», – дип билгеләде ул.
«Урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатларында тәүлек буе кизү тору оештырылды һәм урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелде. Шуның белән беррәттән, ял көннәрендә урманнарда кешеләр күпләп була торган урыннарда да вакытлыча постлар оештырылды», – дип өстәде Андрей Ильмухин.