ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булачак беренче сыйныф укучыларына язу кирәк-яраклары тапшырды

2021 елның 27 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлык дәүләт граждан хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка бара торган балалары белән очрашты. Чара ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы тарафыннан оештырылды.

Очрашу барышында министр Равил Кузюров балаларга урманнар, аларның иң мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар турында сөйләде.

Татлы сок, тәм-томнар куелган чәй табыны артында балалар министрга үзләре, мавыгулары, хыяллары, дуслары һ.б. турында сөйләде.

Соңыннан Равил Кузюров булачак беренче сыйныф укучыларына язу кирәк-яраклары җыелмасын тапшырды.

«Бик яхшы укыгыз һәм әти-әниегезнең горурлыгы булыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа ачышлар, җиңүләр һәм казанышлар телим», – дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, язу кирәк-яракларын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмалардагы хезмәткәрләрнең 77 баласы алачак. Әлеге инициатива Министрлыкның, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International