2021 елның 7-9 сентябрендә Мәскәү өлкәсендә «Иң яхшы урман янгынчысы – 2021» VII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак

2021 елның 31 августы, сишәмбе

2021 елның 7-9 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Софрино бистәсендә «Иң яхшы урман янгынчысы – 2021» VII Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ оештыра.

Ярышларда Белгород, Брянск, Воронеж, Липецк, Тверь, Архангельск, Төмән өлкәләреннән, Красноярск краеннан һәм илнең башка төбәкләреннән белгечләр катнашачак. Татарстан Республикасыннан «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ Калинин кишәрлегендәге участок урманчысы Рузил Насыйров катнашачак.

Конкурс кысаларында урманнарны янгыннардан саклауны законнар һәм норматив тәэмин итү, янгын сүндерү тактикасы, урман янгыннарында кулланыла торган җиһазлар, эзләнү эшләре, хезмәтне саклау, табиб килгәнче ярдәм күрсәтү һ.б. өлкәсендә белемнәргә тест үткәреләчәк. Шулай ук катнашучыларга бензин пычкысы, мотопомпа һәм сумкалы ут сүндергечләр белән эшләү күнекмәләрен һәм физик әзерлекләрен күрсәтергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International