ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын Татарстан Республикасы урман комплексына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгы белән котлады. Барлык саклык чараларын үтәп, белгечләр ветераннар янына барды һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Бүләкләрне тапшырганда, Министрлык вәкилләре ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгы бу атнада, җомга көнне, 3 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы көллият базасында узачак.