Казан дәүләт аграр университетында Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Казан дәүләт аграр университетында Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы линейкада катнашты. Ул студентларны һәм укытучыларны яңа уку елының башлануы белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшләрендә уңышлар теләде.

«Казан дәүләт аграр университетында теория һәм гамәли белемнәр, күнекмәләр алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Белгечләр әзерләүне зур эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле укытучылар коллективы алып бара, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Барыгызны да Белем көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Россельхозбанк стипендиясе алу өчен исемле сертификатлар, шулай ук студентларга ректор стипендиясе алу өчен исемле сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International