ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды.

Килеп җитү белән ул Базарлы Матак урта мәктәбендә Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы линейкада катнашты.

«Сезне чын күңелдән Белем көне белән тәбрик итәм. Яңа уку елы кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, яңа ачышлар, белем һәм казанышлар алып килсен, – диде Равил Кузюров, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, укуыгызда уңышлар, иҗади җиңүләр һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруыгызны телим».

Шулай ук катнашучыларны яңа уку елы башлануы белән муниципаль район башлыгы Александр Никошин да котлады.

Аннан соң министр Равил Кузюров һәм район башлыгы Александр Никошин «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына букчалар һәм язу кирәк-яраклары тапшырды.

Моннан тыш, Әлки районына эш сәфәре кысаларында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Юхмачы авыл җирлеге гражданнары җыенында да катнашты. Гражданнар җыенында муниципаль районның, авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International