ТР Урманнарны саклау үзәге хезмәткәрләре урман питомникларында стандарт утырту материалының сыйфатын тикшерә башлаган

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре урманнарны торгызуга дәүләт күзәтчелеге кысаларында республиканың базислы урман питомникларында утырту материалының характеристикаларын бәяләү эшенә керешкән.

План-график нигезендә, хәзерге вакытта «Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы» ДБУ һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә утырту материалы тикшерелә. Тикшерү барышында үсентеләрнең биеклеге һәм диаметры билгеләнә, чүп үләннәре белән каплану дәрәҗәсе, авыру билгеләре булу-булмавы, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе һ.б. ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International