Лубянда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 3 сентябрьдә, Кукмара районы Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

Чарага РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, ТР Хөкүмәте, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре чакырылган.

Бу көнне урман тармагының алдынгы белгечләрен хөрмәтләячәкләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларыннан продукцияләр күргәзмәсе, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тарихына багышланган күргәзмәсе һ.б. оештырылачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International