Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты

2021 елның 3 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International