Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков ТР Гидрометеорология үзәгендә булдылар. Анда алар оешманың кабинетларын, лабораторияләрен һәм эшчәнлек башкарыла торган башка бүлмәләрен карап чыктылар. Карау барышында аңлатмаларны ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров бирде.
Шулай ук очрашу кысаларында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга бәйле мәсьәләләр һәм 2021-2022 елларга уртак эшнең башка юнәлешләре турында фикер алыштылар.