Лубян урман-техника көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхразыев һәм Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән котлады.

Җыелган кешеләрне сәламләп, министр урынбасары Рәис Гомәров кыскача гына аларны Татарстан Республикасы урман тармагының торышы һәм яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары белән таныштырып узды.

«Лубян урман-техника көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уку корпусына, спорт залына, тулай торакларга һәм башка производство биналарына ремонт ясалды, – диде Рәис Гомәров, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезне Белем көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

Шулай ук чара кысаларында 2020-2021 уку елы өчен укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган көллият студентлары да бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International