Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Төп максат – быелның 8 аенда эш нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның коллективлары катнашында киңәшмәләр үткәрү.

Әлмәт шәһәрендә урманчылык бинасында «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының коллектив җыелышы узды. Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рушан Мөхәммәтшин сөйләде. Ул, быел Әлмәт урманчылыгының урман фонды территориясендә 15 га мәйданда – урманнарны торгызу, 460 га – урман культураларын агротехник карау, 12,5 га – урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында 0,8 гектарда орлык чәчү эшләре башкарылды, дип сөйләде.

Урманнарны яклау максатында 0,9 мең гектар мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү үткәрелгән. «Тулаем алганда, урманчылык территориясендә урман патологиясе торышы уңай. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча корткычларның һәм урман авыруларының яңа чыганаклары ачыкланмады», –  дип хәбәр итте Рушан Мөхәммәтшин.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хезмәткәрләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру, урман кишәрлекләрен арендалаучылар белән хезмәттәшлек итү һәм башка мәсьәләләрдә йөкләмәләр җиткерде.

«Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре турында Лениногорск шәһәрендә урманчылык бинасында фикер алыштылар. Утырыш эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты.

Киңәшмәдә җитәкче-урманчы Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр комплексын башкару турында дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук эш визиты кысаларында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады һәм Лениногорск урманчылыгының 76 нчы кварталында быел утыртылган урман культураларының сыйфатын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International