Нурлат урман хуҗалыгы белгечләре 2022 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә кереште

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2022 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә кереште. «Хәзерге вакытта эшләр Восход кишәрлеге территориясендә алып барыла, 2 берәмлек техника эшли, – дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Ольга Захарова. – Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 67 гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерләргә кирәк».

«Болар белән беррәттән, урман культураларын тулыландыру эшләренә дә әзерләнәбез. Бу елга план – 30 гектар», – дип өстәде Ольга Захарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International