Республикада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2021 елның 8 айлык эшенә йомгак ясала

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсына торган кайбер оешмаларның 2021 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.

«Ары урманчылыгы» ДКУ һәм «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары катнашындагы утырыш урманчылык бинасында узды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча эшләр комплексын башкару турында дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта урман культураларын тулыландыру, «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманнарны саклыйк» акцияләре буенча эшләр башкаруга әзерләнәбез", – дип хәбәр итте Алмаз Хәлиуллин.

Министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Болар белән беррәттән, ул белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, файдалану өчен исәпләнгән диләнкеләрне үзләштерү һ.б. буенча эшне көчәйтергә кушты.

Шуннан соң Рәис Гомәров «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясен, теплицаны карады һәм урман-культура техникасын саклау сыйфатын бәяләде.

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмә Шәһәр яны урманчылыгы бинасында узды. Эш нәтиҗәләре турында урманчы-җитәкче урынбасары Алмаз Хәннанов һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International