Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Зеленодольск муниципаль районында булды. Максаты – Министрлыкка караган оешмалар эшчәнлеге белән танышу. Министрны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Рөстәм Шахмөхәммәтов озата йөрде.
Килеп җитү белән министр Марий Иле Республикасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре һәм Әйшә һәм Зеленодольск кишәрлекләрендәге урман биләмәләрендә янгынга каршы аралыкларны тикшереп чыкты. Исегезгә төшерәбез, мондый янгынга каршы аралыклар бер төбәктә барлыкка килгән урман янгыны башка төбәккә таралмасын өчен, шулай ук янгын техникасы уңайлы хәрәкәт итә алсын өчен ясала. Шунда ук министр Әйшә кишәрлегенең 8, 7, 6, 5 һәм 4 нче кварталларында барган ызаннарны чистарту эшләре белән танышты.
Аннары министр Зеленодольск кишәрлеге һәм Алексеевск урманчылыгы (Марий Иле Республикасы) урманнары арасында янгынга каршы аралыкны һәм Зеленодольск кишәрлегенең 54 нче кварталындагы гадәти наратның орлыкчылык плантациясен карады. Әлеге плантациянең мәйданы – 14,4 гектар.
Аннан соң министр «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының быелның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Наил Абдуллин чыгыш ясады. Ул быел урманчылык территориясендә 6 гектар мәйданда (планның 100%) – урманнарны торгызу, 132 гектарда (100%) – урман культураларын агротехник карау, 30 гектарда (100%) – урман культураларын тулыландыру, 0,57 гектар (143%) базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде. Шулай ук 10,95 кг ылыслы токым орлыклары әзерләнгән (4%).
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 404 мәртәбә патруль узган, урман законнарындагы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында 52 кисәтү бирелгән. Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 199 км (100%) яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 213,5 км (100%) булган киртәләр карап чыгылган.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомствога караган оешмаларның хезмәткәрләренә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту һ.б. белән бәйле йөкләмәләр җиткерде.