Татарстан Республикасының югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- табигать ресурсларыннан рациональ файдалану;
- табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- иҗтимагый экология.
Бәйгедә катнашу өчен материалларны 2021 елның 4 октябренә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Anisa.Mannapova@tatar.ru
Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2021-5555289.htm.