«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында 2021-2022 уку елына эш планы каралган

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Ютазы районы «Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булган. Аның кысаларында эшкә йомгак ясап, 2021-2022 уку елында узачак чаралар планы буенча фикер алышканнар.

Укучылар «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны сакларбыз», «Макулатура тапшыр - агачны коткар», «Яшә, чыршы», «Кышын кошларны ашатыгыз» акцияләрендә катнашырлар, Урман хезмәткәрләре, Тыюлыклар һәм милли парклар һ.б. көненә багышланган чаралар үткәрерләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International