Әгерҗе муниципаль районында 2021 елның 8 ае эчендә урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәре администрациясе бинасында 2021 елның 8 ае эчендә ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм ТР «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ башкарган эшләрнең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Әгерҗе муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Илфат Ямалиев, ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Төп доклад белән Владимир Ишморатов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, быел урманчылык территориясендә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 105,7 га мәйданда урман культураларын утырту һәм 10 га мәйданда урман үрчетү эшләре башкарылган. «Хәзерге вакытта базислы урман питомнигындагы урман культураларын һәм стандарт утырту материалларын инвентарьлауга әзерләнәбез, – дип хәбәр итте җитәкче-урманчы. – Моннан тыш, «Урманны сакларбыз» бөтенроссия акциясен уздыру өчен мәйданчыклар сайлау да төгәлләнеп килә.

Аның сүзләренә караганда, урманнарны саклау максатларында 300 га мәйданда урман патологиясенә тикшерү эшләре башкарылган.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эшен уңай бәяләде. «Шул ук вакытта сездән урман кануннарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтүгә контрольне көчәйтүегезне һәм санитария-савыктыру чаралары планы үтәлешен тәэмин итүегезне сорыйм», – диде ул.

Шулай ук Әгерҗе муниципаль районына эш визиты белән килеп, Илгизәр Зарипов Кызыл Наратлык кишәрлегенең 57 нче, Шәршәде кишәрлегенең 41 нче кварталында булдырылган урман культураларының сыйфатын һәм Кызыл Наратлык кишәрлегенең 45, 32 нче кварталларында урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International