Республикада 2021 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшенә йомгак ясала. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ буенча шундый утырышта катнашты. Киңәшмә урманчылыкның административ бинасында узды.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул быел урманчылык территориясендә 10 гектар мәйданда (планның 100%) – урманнарны торгызу, 92,4 гектарда (51%) – урман культураларын агротехник карау, 41,4 гектарда (46%) – урман культураларын тулыландыру, 0,5 гектар (100%) базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 96 мәртәбә патруль узган, урман законнарындагы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында 42 кисәтү бирелгән.
Утырышка министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, урман тармагын цифрлаштыру һәм киләсе чорга бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, ул белгечләргә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.
Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин хәбәр итте.