ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Максаты – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озата йөрде.

Килеп җитү белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ бинасын карады. Аңа узган ел республика программасы буенча биредә эчке бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр урнаштырылган, электр белән тәэмин итү һәм җылылык системалары ремонтланган, дип сөйләделәр.

Аннан соң министр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның кысаларында 2021 елның 8 аенда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә һәм дәүләт йөкләмәсе нигезендә ликвидлы булмаган агачларны җыю чараларын тәэмин итәргә кушты.

Аннан соң министр «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигында булды һәм Бөгелмә кишәрлегенең 25 нче кварталында булдырылган урман культураларының сыйфатын бәяләде. Урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин көзге урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 206 га мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм киләсе елның урман культуралары өчен 40 га мәйданда участоклар әзерләү эшләре башкарылачагы турында сөйләде. Шулай ук 183 килограммнан да ким булмаган урман үсемлекләре орлыгы әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International