Татарстан Республикасында 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 10 сентябренә 2,2 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 1,9 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Кызыл Йолдыз һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темпта эшли.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.