Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Баулы урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Баулы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Баулы урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен бәяләде. Объектларны караганда министрны «Баулы урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Марат Бикбулатов һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Вероника Башкирова озата йөрде.

Килеп җитү белән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2021 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Баулы шәһәре хакимияте бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов чыгыш ясады. Ул быел урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм киләсе чорга бурычлар турында сөйләде.

Аннары урман тармагының алдынгы белгечләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне министр Равил Кузюров һәм район башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды.

Алга таба Равил Кузюров Баулы кишәрлегенең 13 нче кварталында быел булдырылган урман культураларының сыйфатын тикшерде һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады. Директор Вероника Башкирова быел питомникта 0,4 га мәйданда чыршы, каен һәм нарат орлыклары чәчелгәнлеге турында сөйләде.

Эш визиты ахырында министр Баулы кишәрлегенең 344 нче кварталында булды, анда ул урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International